Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кырымтатар театры Казанга барачак
Кырымтатар театры Казанга барачак
(Симферополь, 5 март, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кырымтатар театры Казанда үтәчәк Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының 100 еллык тантаналарында катнашырга барырга җыена. Бу турыда «Татар-инфоорм» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә театрның директоры, Украинаның атказанган мәдәният хезмәткәре Билал Билалов хәбәр итте. Труппа Казанга 16 мартта кузгала.
Кырымтатар театры үткән ел Киевта узган кырымтатар мәдәнияте көннәре өчен әзерләнгән «Милләтем» программасын Казанда да күрсәтергә ниятли. Программада кырымтатар җырлары, биюләреннән тыш, кырымтатар тарихыннан хан заманнарын, депортацияләү елларын һәм кырым татарларының кырымдагы көрәш этабын чагылдырган кадрлар гәүдәндерелгән.
Театр Казанда 22 мартка кадәр булачак. Барлык чыгымнарны да Татарстан ягы үз өстенә ала. Кырымтатар театры Казаннан туры Төркиягә гастрольләргә китәргә планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз