news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымтатар рәссамы Мамут Чурлу: Дәүләтнең һөнәрчене инвестицияләве сыйфатсызлыкка китерә

Казанда "Төрки дөньяда агач ую сәнгате: үткәне һәм бүгенгесе" исемле халыкара симпозиум үтә.

Кырымтатар рәссамы Мамут Чурлу: Дәүләтнең һөнәрчене инвестицияләве сыйфатсызлыкка китерә
Александр Эшкинин

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кырым татарлары үзләренең юкка чыга язган гамәли сәнгатьләрен торгыза алдылар. Рәссам Мамут Чурлу “Төрки дөньяда агач уеп эшләү сәнгате: тарихы, бүгенгесе” халыкара симпозиумына гамәл сәнгатьне яңарту тәҗрибәсе турында сөйләргә дип килгән. “Без депортация чорында онытылып бетә язган гамәли сәнгать төрләрен Кырымга әйләнеп кайтканнан соң торгыза башладык һәм теләгебезгә ирештек, - ди ул. - Туку, чигү сәнгате, металл чүкеп, агач уеп ясау, керамиканың төрле төрләрен яңарттык, торгызып кына калмадык, моны заманчалата алдык.

“Без моны дәүләт ярдәменнән башка эшли алдык, - дип дәвам итә рәссам. - Дәүләт инвестицияләре ул ялкауларны арттыру дигән сүз, әзер акчага аркаланып начар товар чыгу куркынычы бар. Һөнәрче сыйфатлы товар ясарга тиеш. Бу яктан безнең үзебезнең эчке контролебез бар. Без һөнәрчене дә, кулланучыны да тәрбиялибез. Иҗатчының продукциясе сатып алучыга кирәк булырга тиеш. Бу инде һөнәрченең товарын сатып алучы үзе инвестицияли дигән сүз”.

Кырым татар һөнәрчеләренең төп кулланучылары – үз халкы һәм туристлар. Мамут Чурлу экспортка һәм Россия базарына чыгуның катлаулы булуын билгеләп үтә.

Искәртеп үтәбез, Казанда "Төрки дөньяда агач ую сәнгате: үткәне һәм бүгенгесе" исемле халыкара симпозиум үтә. Симпозиум ике көн дәвам итәчәк. Беренче көнне Мәскәү, Санкт-Петербург, Үзбәкстан, Кыргызстан, Кырым Республикалары галимнәре чыгыш ясаячак. Иртәгә халыкара симпозиум кысаларында Казан халык һөнәрчелеге техникумында осталык дәресләре оештырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100