Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кырымтатар милли үзәге төзелеш алдында тора
Кырымтатар милли үзәге төзелеш алдында тора
(Симферополь, 24 декабрь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Бу көннәрдә Кырым татарларының Милли мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев Киев шәһәре мэры А.Омельчук белән очрашты һәм Украина башкаласында төзеләчәк кырымтатар милли үзәге өчен җир участогы бүлеп бирү буенча сөйләшүләр алып барды. Әгәр очрашу уңай нәтиҗәләр бирсә, бәлки, Киевта кырымтатар мәдәни үзәге дә дөнья күрер. Үзәк формаль яктан мәдәни дип аталса да, нигездә, ул вәкиллек функцияләрен үтиячәк, ягъни Кырым татарларының Киевтагы вәкиллеге булачак һәм Милли Мәҗлесе анда чит ил кунаклары белән очрашулар һәм сөйләшүләр алып барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз