news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырымтатар халкы Корылтае үз эшен тәмамлады

Кырымтатар халкы Корылтае үз эшен тәмамлады

(Симферополь, 27 декабрь,«Татар-информ», Диләвәр Османов). Симферопольдә кырымтатар IV Корылтаеның V сессиясе үз эшен тәмамлады. Делегатлар Корылтайның бишенче чакырылыш делегатларын иске, ягъни икебаскычлы система буенча сайлаячак. Корылтайда шулай ук кырымтатар телендә белем алу турындагы мәгариф Концепциясе, җир мәсьәләсе буенча белдерү нигез итеп алынды, һәм шулай ук кырымтатар халкына каршы кылынган геноцид буенча оештырылган комиссия эше турында мәгълүмат тыңланды.

Киләсе корылтайга делегатлар сайлау мәсьәләсен тикшерү, бигрәк тә кызу барды. Мәҗлеснең берничә әгъзасы делегатларны туры һәм яшерен сайлау буенча үз вариантларын тәкъдим итте. Ләкин делегатлар барыбер әле 1991 елда кабул ителгән нигезләмә өчен тавыш бирделәр.

Димәк, яңа чакырылыш Корылтай делегатлары составында җитди үзгәрешләр булмавы турында сөйли, шулай булгач, эш методлары да әүвәлгечә үк калачак.

Форум барышында Корылтай карары белән 12 делегат сайлаулар вакытында башка фиркалар һәм блоклар белән хезмәттәшлеккә керүләре өчен вәкаләтләреннән мәхрүм ителделәр. Ә геноцид буенча комиссия комиссия әгъзасы, милли хәрәкәт ветераны Тимур Дагджы, мондый шартларда эши алмавын белдереп, Корылтайны үзе ташлап чыгып китте. Делегат Н.Бекировка ышанычсызлык беледерү мәсьәләсен көн тәртибенә кертү омтылышы да, 50 генә тавыш җыю сәбәпле, юкка чыкты.

Кыскасы, Корылтай барышы бик каршылыклы үтте. Тик төп – сайлау мәсьәләсендә генә делегатлар бердәм булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot