news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымның Калиновка авылында төзелә торган мәчет манарасына ярымай куелды

Кырымның Калиновка авылында төзелә торган мәчет манарасына ярымай куелды
Фото: Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте

Кырымның Калиновка авылында төзелә торган мәчет манарасына ярымай куелды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән безнең авылда мәчет төзелә. Мәчеткә 2023 елның 14 сентябрендә нигез салынган иде. Бүген мәчетебезнең манарасын ярымай бизәп тора. Бу безнең өчен бик шатлыклы вакыйга. Без шәех Равил Гайнетдингә ярдәм иткән өчен рәхмәтле», - диде мәчет имамы Рөстәм Ибраимов.

Кырым Республикасының Ленин районы Калиновка авылында мәчет биредәге мөселман җәмгыяте көче белән 2019 елдан төзелә башлады, диелгән хәбәрдә.

Танылган кырым-татар җәмәгать эшлеклесе, Кырым милләтара миссия вәкиле Заур Смирнов киңәше белән Калиновка мөселманнары РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы мөфти шәех Равил Гайнетдинга мөрәҗәгать иткән. Россия мөселманнары лидеры Кырым диндәшләрен хуплап, үзе һәм гаиләсе исеменнән ярдәм күчергән.

Бүген мөселманнар - Кырым татарлары - Калиновка халкының өчтән берен тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100