news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырымның «Юрт» кредит берлеге өй туе үткәрде

Кырымның «Юрт» кредит берлеге өй туе үткәрде

(Симферополь, 31 октябрь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кырымның Белогорски шәһәрендәге «Юрт» кредит берлеге бу көннәрдә өй туе үткәрде. Яңа бинага күчү уңаеннан кредит берлеге җитәкчелеге тәкъдир итү кичәсе үткәрде. Яңа йортка керү тантанасында берлек пайчылары, Белогорски шәһәре һәм Совет районы хөкүмәтләре вәкилләре катнашты.

«Юрт» моннан 9 ел элек Кырымга депортацияләнгән урыннарыннан кайтучы кырым татарлары тарафыннан оештырылган. Хәзерге көндә аның активында 4 млн. гривна акча бар. Кырымда беренче кредит берлекләре 90 нчы еллар азагында халыкара оешмалар ярдәме белән оеша. Украинада барлыгы 780 кредит берлеге эшләп килә.

«Юрт» пайщикларының 80 проценты кырым татарлары. Алар финанс чараларын берләштереп, үзләренең проблемаларын үзара файдалы итеп чишәләр. Банклардан аермалы буларак, анда кредит бирү мәсьәләсе гадирәк, ә процент ставкасы күпкә югарырак. 9 ел эшләү дәверендә без үзебезнең клиентларның ышанычын югалтмадык, киресенчә, аларның ышанычын яуладык. Көннән-көн клиентларыбызның саны арта бара. Без реклама белән шөгыльләнмибез, аны кешеләр үзләре ясый, алар үзләренең туганнарын, дусларын, танышларын китерәләр», - ди «Юрт» кредит берлеге рәисе Әнвәр Максудов.

9 ел эчендә «Юрт» Советский һәм Нижнегорский районнарында ике филиалын ачты, Алуштада, Джанкойда, Евпаториядә, Черноморскийда, Симферопольдә һ.б. кырым татарлары күмәкләшеп яшәгән микрорайоннарда берлекнең 7 филиалы эшләп килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot