Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кырымны Россиягә кушуга багышланган митинг-концертка 12 меңнән артык казанлы килде
Татарстан Президенты Меңьеллык мәйданына җыелган шәһәр халкын шәхсән сәламләде
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Максим Кирилов). ТР буенча ЭЭМ мәгълүматлары күрсәткәнчә, бүген Казанда Кырымны Россиягә кушуга багышланган митинг-концертта 12 меңнән артык казанлы катнашкан. Ябалак-ябалак кар явып торуга карамастан, кешеләр мәйдан тутырып килде.
Бүген бөтен ил буенча Кырым белән Севастопольның Россиягә кушылуы билгеләп үтелә. Моннан нәкъ 2 ел элек, 2014 елның 18 мартында, Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында дәүләтара килешү имзаланды, шулай итеп, Кырым белән Севастополь федерация субъектлары кысаларында Россия составына кертелде. Шул вакыйга хөрмәтенә Казан үзәгендәге Меңьеллык мәйданында, Үзәк стадион янында, киң күләмле митинг-концерт узды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Гомумроссия халык фронтының ТРдагы төбәк штабы рәистәше Игорь Бикеев, Кырым Республикасының Бакчасарай районы башлыгы – Кырым Республикасы Бакчасарай районы советы рәисе Рефат Дердаров һ.б. рәсми затлар катнашты.
“Һава торышы берникадәр үзгәрде, әмма бездә бәйрәм. Бүген бөтен ил өчен искиткеч көнне – Кырымның Россиягә кушылуын билгеләп үтәбез. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Киләчәктә дә безнең илнең чәчәк атуын телим”, - дип сәламләде Татарстан Президены Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны.
Игорь Бикеев чыгышында билгеләп узганча, ике ел элек Кырым белән Севастопольның 2 миллионнан артык халкы Россиягә кайтты. Гомумроссия халык фронтының ТРдагы төбәк штабы рәистәше, 1954 елда Кырымны Украинага тапшыру карары Россия һәм СССР Конституцияләренә туры килмәде, ә Севастополь Украинага беркайчан да бирелмәде, диде. Шуңа күрә бу ике федерация субъектын кушу гадел, дип саный ул.
“Референдумда Кырым һәм Севастополь кешеләре, бертавыштан диярлек, Россиягә керү өчен тавыш бирде. Һәм Россия аны кабул итте. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Беркем дә кешеләргә ирекле булуны тыя алмый. Кырым референдумы – чын демократия үрнәге, безнең бөек халыкның рухи көчен чагылдыра. Кырым белән Севастопольны Россиягә кушу – ул тарихи гаделлек урнаштыру, - дип өстәде Бикеев. – Ике ел элек Кырым язы бөтен Россияне җылытты, безнең намуслы, горур булуны күрсәтте. Әйдәгез, уртак Ватаныбыз мәнфәгатьләрендә һәрвакыт бергә булыйк!”
Кырым Республикасы Бакчасарай районы башлыгы – Кырым Республикасы Бакчасарай район советы рәисе татарстанлыларга авыр күчеш чорында бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.“2014 елның 16 мартында кырымлылар үз тавышларын бирде, безнең балалар һәм оныклар алар белән горурланачак. Кырымны Россиягә кайтардык. Бу Кырым Республикасы тарихында язмыш хәл ителгән көн, ил тарихында яңа чор. Кырымлылар белән бергә бу бәйрәмне көчле Россия дә бәйрәм итүеннән йөрәгем горурлык хисе белән тула. Безнең өчен ышанычлы союздаш һәм остаз булган Татарстан Республикасы да бәйрәм итә”, - дип билгеләп үтте Рефат Дердаров.
Ул чыгышын тәмамлар алдыннан, Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов, КР Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов, Бакчасарай районында һәм барлык Кырым ярымутравында яшәүчеләр исеменнән тагын бер тапкыр Татарстан Президентына һәм татарстанлыларга ярдәм итүләре һәм Россия халкы бердәмлегенең ачык үрнәге булулары өчен рәхмәт белдерде.
Чара Татарстанның әйдәп баручы иҗат коллективлары һәм артистлары чыгышы белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз