news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымның беренче вице-премьеры Киевка азык-төлек блокадасы өчен рәхмәт белдергән

Михаил Шеремет бер елда Украина ягыннан азык-төлек блокадасы ярымутрауда авыл хуҗалыгын үстерүгә стимул бирде дип белдергән.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Кырым хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Михаил Шеремет бер елда Украина ягыннан азык-төлек блокадасы ярымутрауда авыл хуҗалыгын үстерүгә стимул бирде дип белдергән. Бу хакта "РИА Новости" яза.

"Мин аларга бу блокада өчен рәхмәтле, чөнки без кыска вакытта бизнесны Россиянең материк өлешенә юнәлтә алдык, алар корган блокада ярдәмендә авыл хуҗалыгын, производствоны үстерә башладык",  дигән Шеремет.

Аның сүзләренчә, блокада оештыручылар Херсонск өлкәсендәге авыл хуҗалыгын юкка чыгаруга ирештеләр, алар Кырым базарларын җиләк-җимеш яшелчә белән тәэмин итеп тора иде.

"Бүген бездә искиткеч бакча, рекордлы уңыш алабыз. Без авыл хуҗалыгының дөге, кукуруз кебек дым күп таләп итә торган юнәлешләреннән киттек, башка культуралардан рекордлы уңыш алабыз", - дигән ул.

Беренче вице-премьер Кырым чигендә күптән түгел үткәрелгән маршны шәрехләргә авыр, анда катнашучылар "күз алдында кыргыйлана" дип билгеләп үткән.

"Миңа әлеге кешеләр кызганыч. Аларга аңлап карый алмыйм, чөнки мин табиб түгел. Куаналар, аңлашылмый торган бәйрәмнәр оештыралар. Аларга бары тик психиатрия клиникасы гына ярдәм итә ала дип саныйм. Бу кешеләр әшәкелектән бәйрәм ясыйлар, бу деградация, соңгы стадия", - дигән беренче вице-премьер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100