news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымның Аян үзәнендәге борынгы мөселман зиратына махсус статус биреләчәк

Борынгы урынны мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертү эшен башлау турында карар кабул ителгән.

Кырымның Аян үзәнендәге борынгы мөселман зиратына махсус статус биреләчәк
https://dsmr.ru

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Кырымдагы Аян үзәнендәге борынгы мөселман зиратына махсус статус бирү өчен эшләр башланган.

Кырым мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Кырым мөселманнары Диния нәзарәте һәм Севастополь шәһәре вәкилләре Мраморное һәм Заречное авыллары арасында урнашкан борынгы мөселман зиратында күчмә утырыш булган.

Очрашуда борынгы зират территориясенә махсус статус бирү һәм сакланыла торган объктлар исемлегенә кертү мәсьәләсе каралган. Бу җирне кадастр исәбенә кую өчен чикләрен билгеләү турында сөйләшкәннәр.

Шулай ук, мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертү өчен, тикшеренүләр һәм документлар рәсмиләштерү процедурасын башлап җибәрү турында карар кабул ителгән.

Хәбәрдә язылганча, күчмә утырышта Добровский авыл җирлеге башлыгы Олег Литвиненко, Кырымның Симферополь районы администрациясенең милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре администрациясе белгечләре дә катнашкан.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100