Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кырым балалары Татарстан лагерендә ял итәчәк
Татарстанга Кырым Республикасыннан ял итү һәм сәламәтләнү өчен 24 бала килде. Балалар әле күптән түгел капиталь ремонттан соң үз эшен башлап җибәргән төбәкнең әйдәп баручы һәм иң эре балалар лагерьларының берсе – «Следопыт»ка урнаштырылачак. Балаларның ялы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырыла.
Балалар өчен бай экскурсия программасы әзерләнгән, аңа Казан, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы буенча экскурсия керә.
Балалар Татарстанга 2026 елның 18 июленнән 1 августына кадәр «Следопыт» балалар сәламәтләндерү лагеренда узачак «Алга» тематик сменасында катнашу өчен килде. Сменаны «Лето» республика үзәге оештыра.
Смена дәвамында балалар көндәлек программа кысаларында практик күнекмәләр комплексын үзләштерәчәк һәм үсеш чараларында катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз