Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кырымга Татарстанда технополислар оештыру тәҗрибәсен тапшыралар
С.Аксенов "Химград" бизнес-мәйданчыгын оештыру һәм аның эшләү үзенчәлекләре белән танышты
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов, Татарстан Республикасына сәфәре кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә "Химград" технополисы эшчәнлеге белән танышты.
Журналистларга "Химград" ААҖ Директорлар советы рәисе Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, технополис эшчәнлеге белән танышу 2020 елга кадәр Кырым һәм Севастопольны үстерү федераль максатчан программасы ярдәмче программасы кысаларында уза.
"Бөтен ярымутрауны сәнәгый үстерү бурычы тора. 2020 елга кадәр Кырым һәм Севастопольны үстерү федераль максатчан программасында бер ярдәмче программада берничә индустриаль парк оештыруын финанслау каралган. Шуңа да сәфәр Татарстан технополисын оештыру тәҗрибәсен истә тотып бурычларны үтәргә мөмкинлек бирәчәк эшнең бер өлеше булып тора", - дип аңлатты Альберт Кәримов. Аның сүзләренчә, Татарстан белгечләре Кырымдагы хезмәттәшләренә булышырга һәм алар белән тәҗрибә уртаклашырга әзер.
Комплекс территориясе буенча экскурсия вакытында Альберт Кәримов кунакларга "Химград" технополисының элекеге "Тасма" кино пленкасы җитештерү заводы территориясендә төзелгәнен хәбәр итте. Шулай ук тәкъдим ителгән преференцияләр системасы, булган 240 резидент өчен хезмәтләр һәм аларны технополиста урнаштыру вариантлары хакында сөйләде.
Сергей Аксенов кайбер компанияләрнең эшчәнлеге белән танышты. Шул исәптән, Кырым башлыгы «ТехноПромИнвент» ҖЧҖ, КИТТУның фәнни-җитештерү технопаркы, «ТриДомСтрой» тиз төзелә торган энергия саклаучы йортлар җитештерү компаниясе урнашкан модуль мәйданчыгында булды. Экскурсия программасы ахырында технополисның иң зур резидентларының берсе - «Данафлекс-Нано» ҖЧҖ белән дә таныштылар.
Әйтергә кирәк, "Химград" мәйданчыгына сәфәр Кырым делегациясенең Казанның инновацион инфраструктура белән танышуның йомгаклау өлеше булды. Аңа кадәр Кырым федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казанның инновацион мәйданчыкларында - КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты, "Эйдос" төбәк инжиниринг медицина симуляторлары үзәге, "Казан" агросәнәгать паркы, ИТ-парк кебек объектларда булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз