news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымга субсидияле авиамаршрутлар саны арттырыла

Быелгы сезонда Кырымга түбән тариф белән башкарылучы субсидияле авиамаршрутлар исемлеге яңалары белән тулыланды.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Россия Министрлар Кабинеты рәсми сайтында басылган хөкүмәт карарыннан күренгәнчә, авиамаршрутлар саны 61гә кадәр җиткерелгән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Яңа маршрутлар булып авиаочышларда Сочидан – Симферопольга, Сыктывкардан Орскка очу тора. Бәяләргә караганда, ташламалы вакыт 15 майда башланып – 1 ноябрьдә төгәлләнә.

Хәзерге вакытта Кырымга кадәр иң кыйммәтле ташламалы авиабилет –  Сыктывкардан ( бер якка 11 мең сум тора), ә иң арзаны – 2 мең сумга, Белгородтан очу.

2017 елда авиаочышларны субсидияләү программасын финанслауга 475 миллион сум акча тотылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100