Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кырымга «бердәм» билет белән бару мөмкинлеге барлыкка килде
Кырым 1 июльдән ял итәргә теләүче туристларны кабул итә башлады.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Алушта, Ялта, Феодосия һәм Судакка «бердәм» билетлар белән бару мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта «Бердәм транспорт дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы («ЕДТ») матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Кырым 1 июльдән ял итәргә теләүче туристларны кабул итә башлады. Кырымда яшәүчеләр өчен эчке туризм 15 июньнән башланды.
«ЕТД» оешмасы 10 июльдә, Краснодар һәм Анапа тимер юл вокзалларыннан һәм Анапаның «Витязево» халыкара аэропорты аша Кырым ярымутравының дүрт шәһәренә «бердәм» билет буенча автобуслар йөртә башлады», — дип хәбәр иттеләр компаниядә.
«Бердәм» билет рейслар арасында уңайлы кисешүне тәэмин итә, автобус билеты белән биш яшькә кадәр баланы түләүсез йөртү, барлык маршрут өчен бер тапкыр түләү мөмкинлеге бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз