news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырымдагы бәйрәмдә чит ил вәкилләре дә катнашты

Кырымдагы бәйрәмдә чит ил вәкилләре дә катнашты

(Кырым, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кырымда Корбан бәйрәме елдан-ел биредәге мөселманнарның иң күркәм чараларыннан берсенә әверелә бара һәм мондый тантаналарга башка мөселман илләреннән килгән дин кардәшләребез дә теләп катнаша. Бу бәйрәм биредә 1987 елдан, ягъни депортация җилләре тынганнан соң үткәрелә башлады.

Быелгы Корбан бәйрәмендә Германиядәге төрек федерациясеннән килгән делегация дә катнашты. Кунаклар Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев белән очрашты, шулай ук кырымтатар бистәләрендә булып һәм Корбан вәгазьләре тыңлап, күмәк намазда да катнашты.

Кырымдагы татар-башкорт федерациясе дә Корбан бәйрәмен зурлап үткәрде. Бүген исә шундый мәҗлес Симферопольдә үтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot