news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда Хан сарае объектларын 2023 елның ноябрендә төзекләндереп бетерергә ниятлиләр

Кырым мөфтие хаҗи Әмирали Аблаев һәм Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов Бахчасарайда «XVI-XIX гасыр Хан сарае» ансамбле»нең Иҗтимагый-эксперт советы күчмә утырышында катнашты. Әлеге объектларны 2023 елның ноябрендә төзекләндереп бетерергә ниятлиләр. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге советның эшчәнлеге объектның төзекләндерү-реставрация эшләрендә җәмәгатьчелек контроле, мониторинг уздыру, консультацияләр үткәрүгә юнәлдерелгән. Хан сарае объектлары федераль әһәмияттәге мәдәни мирас булып тора.

Күчмә чара барышында Кырым мөселманнарының рухи лидеры «XVI-XIX гасыр Хан сарае» ансамбле» дип аталган федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объектында реставрация эшләренең барышы белән танышты. Аерым алганда, Граф корпусын карады. Анда быел февраль аенда дивар ярылган булган.

Моннан тыш, Зур Хан мәчете манараларының ремонт эшләрен үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Күчмә киңәшмәдә катнашучылар хан зираты территориясен карады. Шулай ук археологик эзләнүләр үткәрү перспективасы һәм якын арада бюджет формалаштыруга кертү өчен кирәкле барлык чараларны әзерләү турында фикерләште.

«Хан сарае – мәдәни-тарихи мирасның әһәмиятле объекты. Ул Кырым татарлары өчен генә түгел, ә Кырым һәм бөтен Россия халкы өчен дә аеруча кадерле. Бу объектны киләчәк буыннар өчен саклап калу безнең изге бурычыбыз», –  дип билгеләп үтте Кырым мөселманнарының рухи лидеры.

Моннан тыш, Кырым мөфтие хаҗи Әмирали Аблаев Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән берлектә Зындҗырлы мәдрәсәсе территориясендә булды. Анда ул бу территориянең үсеш концепциясен тәкъдим итте. Комплекс территориясендә археологик музей һәм рухи-агарту үзәге булдырырга җыеналар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100