Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кырымда Ураза бәйрәмендә тергезелгәннән соң борынгы мәчет ачылды
1703 елда төзелгән һәм совет чорында ашлык складына әйләндереләгән мәчетне төзекләндерү өч елга сузылган.
(Казан, 25 июнь, "Татар-инофм"). Ураза бәйрәмендә өч елга сузылган төзекләндерү эшләреннән соң Кырымның Черемисовка авылында 1703 елда төзелгән борынгы мәчетне ачтылар. Бу хакта Кырым мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә, дип җиткерде ТАСС агентлыгы.
"Белогорск районының Копюрлика (Черемисовка) авылында, халык көче белән торгызылган мәчетнең тантаналы ачу чарасы булды. Бу вакыйганы авыл халкы бик озак көтте", – дип белдерелә хәбәрдә.
Мәчет 1703 елда төзелгән. Совет чорында мәчетне ашлык саклау склады итәләр һәм аның гөмбәзе сүтелә. Озак еллар мәчет авария хәлендә була.
Төзекләндерү эше 2014 елда башлана.
Мәчетне тергезелүен Черемисовка авылы мөселманнары гына көтми: хәзер мәчет якын-тирәдәге дүрт авыл мөселманнарын берләштерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз