Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кырымда Татарстан бүләк иткән фельдшерлык-акушерлык пункты урнаштырыла
Кырымга барлыгы 300ләп ФАП таләп ителә
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Агымдагы елның март аенда Кырымның Бакчасарай районы Самохвалово авылында тулысынча җиһазландырылган фельдшерлык-акушерлык пункты урнаштырыла. Аны ярымутрауның Россиягә кушылуына бер ел тулу уңаеннан Татарстан бүләк иткән иде. Бүген бу хакта Кырым Дәүләт Советының пленар утырышында парламентның хезмәт, социаль яклау һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Наталья Маленко хәбәр итте, дип яза "Крыминформ".
"Март аенда Кырымның Бакчасарай районы Самохвалово авылында тулысынча җиһазландырылган ФАП урнаштырыла, аны Татарстан Республикасы "Кырым язы"на бер ел тулу уңаеннан бүләк итте", - дип белдерде Маленко.
Кырымга барлыгы 295 берәмлек ФАП таләп ителә. Пунктларны алдагы 5 елда төзергә ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз