news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырымда татар яшьләренең «Алга» исемле хәрәкәте барлыкка килде

Кырымдагы Идел буе татарларының республика ассоциациясе I Кырым яшьләре конференциясен үткәрде

 (Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Кырымдагы Идел буе татарларының республика ассоциациясе I Кырым яшьләре конференциясен үткәрде. Татар яшьләренең «Алга» исемле яңа хәрәкәтенең программасын карау төп мәсьәлә булып, аны «Кырымдагы Идел буе татарларының республика ассоциациясе» иҗтимагый оешмасы яшьләре лидеры Айшә Хәлилова тәкъдим итте.

Шул рәвешле, 10 ноябрьдә Ялта, Алушта, Севастополь, Евпатория, Акмәчет (Симферополь), Саки шәһәрләреннән бергә җыелышкан Идел буе татарларының яшь лидерлары «Алга» хәрәкәте программасын тикшерделәр һәм 20 еллык тарихы булган Р.Г.Атнагулов җитәкчелегендәге «Идел-Урал» татар-башкорт милли үзәге турындагы мәгълүмат белән таныштылар. Яшьләргә башлангычларында иң изге теләкләрен җырчы Гөлзадә Сафиуллина җиткерде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot