news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда район хакимиятләре башлыкларын билгеләүне көтәләр

Кырымда район хакимиятләре башлыкларын билгеләүне көтәләр

(Симферополь, 14 июнь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кырымда район хакимиятләре башлыклары урынына дәгъвалаучыларга конкурс дәвам итә. Районнарда иҗтимагый конкурс комиссияләре кандидатураларны карауны тәмамлап, аларның исемлеген Министрлар Советы комиссиясенә тапшырды. Кырымның 14 районыннан дүртесендә район хакимияте башлыгы урынын Кырым татарлары дәгъвалый.

Бакчасарай районында Илми Үмәров, Кировта – Осман Кадыйров, 1 майда – Айдар Типпа һәм Симферопольдә Ибраһим Мамутов. Алар барысы да, башкалар шикелле үк, Министрлар Советында конкурс үттеләр. Хәзер Президентка кемнәрне район башлыклары итеп расларга тәкъдим итәрләр, анысы Министрлар Советы рәисе А.Матвиенкодан тора. Әлегә кадәр Кырымның тик бер Карасубазар районында гына район башлыгы Кырым татарларыннан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100