news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда Польша, Литва, Белоруссия һәм Кырымның беренче мөфтие рухына дога кылалар

Номан Челебиджихан Кырымда яшәүче барлык халыкларның тигезлеге өчен көрәшкән, диелә нәзарәт хәбәрендә.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Бүген Кырым мәчетләрендә сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, Кырым, Польша, Литва һәм Белоруссиянең беренче мөфтие Номан Челебиджихан рухына дога кылалар. Бу хакта Кырым мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кырым мөселманнары Диния нәзарәте барлык кырымлыларны язмышы Кырым һәм аның киләчәге белән аерылгысыз бәйләнгән легендар шәхесне искә алырга чакыра. 24 февральдә Севастопольдә мөфтине искә алу чарасы узачак, биредә Номан Челебиджихан барельефына чәчәкләр куячаклар», - дип искәртелә матбугат хезмәтендә.

  • Номан Челебиджихан (1885-1918) – кырым татар сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, Кырым Халык Республикасы Хөкүмәтенең беренче рәисе, кырым татар халкының беренче корылтаен оештыручы, Кырым, Польша, Литва һәм Белоруссия мөселманнарының беренче мөфтие.

Челебиджихан Кырымда яшәүче барлык халыкларның тигезлеге өчен көрәшкән.

«Кырым ярымутравында роза, лилия һәм лалә чәчәкләре үсә. Һәр чәчәкнең үзенә генә хас матурлыгы, үз исе бар. Әлеге чәчәкләр – Кырымда яшәүче татарлар, руслар, әрмәннәр, яһүдләр, немецлар һ.б. халыклар ул. Корылтайның максаты аларның бөтенесен бергә туплап, алардан матур гөлләмә ясау, Кырым ярымутравында цивилизацияле Швейцариягә нигез салудан гыйбарәт», - дип белдергән ул корылтай ачылыр алдыннан ясаган чыгышында.

Челебиджихан 1918 елның 23 февралендә Севастопольдә үтерелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100