news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Аксёнов Кырымда «Сәләт» лагерендәге балалар белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Аксёнов Кырымда «Сәләт» лагерендәге балалар белән очрашты
Кырым Башлыгының матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксёнов Кырымның Форос бистәсендә урнашкан «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә булды. Анда алар беренче сменада катнашучылар – Татарстанда һәм Кырымда «5»ле билгесенә генә укучылар белән аралашты.

Ике республиканың да җитәкчеләре сменада катнашучыларны сәламләде һәм үзәктә үткәрелгән вакыт балалар өчен файдалы тәҗрибә булачагына ышаныч белдерде. Татарстан Президенты Кырым Башлыгына яшьләр үзәген төзүдә ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Сергей Аксёнов һәм Рөстәм Миңнеханов торак корпусны, ашханәне һәм медицина блогын, спорт комплексын һәм скалодромны, уку һәм иҗат лабораторияләрен һәм башка объектларны карап чыкты.

Кичә Кырымда яңа «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә беренче профильле смена ачылды. Үзәкне Татарстан белгечләре төзегән.

«Сәләт»нең җәйге профильле сменалары Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Алар сәләтле яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Беренче профильле смена 2022 елның 1 июленнән 18 июленә кадәр үткәрелә. Ул Татарстан районнарыннан 150 укучыны һәм Кырымның милли мәктәпләрендә укучы 40 баланы берләштерде.

«Сәләт» профильле сменасында катнашучылар – олимпиадаларда, иҗади конкурсларда, смотрларда, фестивальләрдә, фәнни конференцияләрдә һәм спорт ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар.

Катнашучылар https://portfolio-selet.ru сайтында урнаштырылган портфолиолар нигезендә сайлап алынды. Портфолиоларда яшьләрнең фән, мәдәният һәм спорт өлкәсендә шәхси казанышлары, фән олимпиадаларында, фестивальләрдә һәм конкурсларда җиңүләре турында мәгълүмат күрсәтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100