news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымдагы Отар-Мойнак авылында яңа мәчет гөмбәзенә ярымай куйдылар

Кырым Республикасының Саки районы Уютное (Отар-Мойнак) авылында мәчет төзелеше дәвам итә. Шушы көннәрдә аның гөмбәзенә ярымай урнаштырдылар. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Гөмбәзне бизәкләү эшләре төгәлләнеп килә, аны эчтән җылыттылар инде. Мәчет тирәсендәге территорияне тигезләделәр, туфрак салдылар, тротуар ташы җәю өчен мәйдан әзерләделәр», - дип искәртте Евпатория шәһәр округының баш имамы Эскендер Меметов.

Искәртеп узабыз, мәчет 2015 елда җирле халык инициативасы белән төзелә башлады. Бүгенге көндә мөселманнар янәшәдәге бинаны дини ихтыяҗлар өчен яраклаштырган – анда намаз укыйлар, җомга намазына һәм Коръәнне укырга өйрәнү дәресләренә җыелалар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100