news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырымда мөселман хатын-кызлары лидерлар мәктәбендә гыйлем уртаклашкан

Быелгы мәктәп “Мөселман хатын-кызлары тормышында җан, иман һәм табыну" темасына багышланган.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Кырымда узган II “Мөселман хатын-кызлары өчен лидерлар мәктәбе”ндә катнашучылар гыйлем уртаклашкан, белемнәрен арттырган. Бу хакта Кырым мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарага Кырымның төрле шәһәрләреннән утыздан артык кеше җыелган. Быелгы мәктәп “Мөселман хатын-кызлары тормышында җан, иман һәм табыну" темасына багышланган.

Катнашучылар өч көн дәвамында Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең “Файдалы илем” мөгаллимнәре әзерләгән семинарларны тыңлаган, тренингларда катнашкан. Алар борынгы Коккоз (Соколиное) мәчетендә, Бахчасарайда “Дервиш эви” музей-йортында булганнар.

Катнашучылар сүзләренчә, лидерлар мәктәбе аларга яңа дуслар табарга, ислам буенча белемнәрне тулыландырырга, гыйлемнәрен уртаклашырга ярдәм иткән.

Өч көнлек семинар Бахчасарай районының Озенбаш (Многоречье) авылында узган. Съездны Кырым мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә Кырым мөселман хатын-кызларының “Бәллүр” берләшмәсе оештырган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot