news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда мәчеткә намазлык алып килергә, зур туйларны кичектереп торырга киңәш ителә

Кырым мөфтие Эмирали Аблаев мөселманнарга хас булганча, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.

Кырымда мәчеткә намазлык алып килергә, зур туйларны кичектереп торырга киңәш ителә
Владимир Васильев

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус таралу сәбәпле, Кырым мөфтие Эмирали Аблаев төбәк мөселманнарын күп кеше җыеп туйлар үткәрүне кичектерергә, ярымутрау мәчетләрендә бер ярым метр дистанцияне сакларга, мәчеткә үз намазлыгың белән килергә, саклагыч битлек кияргә киңәш итә. Бу турыда Интерфакс хәбәр итә.

«2020 ел тәмамлана. Кырымда коронавирус таралу аркасында без көн саен якыннарыбызны, туганнарыбызны, дусларыбызны, ватандашларыбызны югалтабыз. Бүгенге көндә куркыныч вазгыять саклана», диелә мөфтинең мөрәҗәгатендә.

Ул саклык чараларын катгый үтәүне сорый. «Мөселманнарга хас булганча, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез, кешеләр күп җыела торган урыннарга бармагыз. Бигрәк тә өлкән буынга сакланырга кирәк», — диде Эмирали Аблаев.

Мөфти күп кеше җыеп туй үткәрүне, коллектив чараларны мөмкин булганча кичектерүне, җеназа вакытын кыскартуны сорый.

Үзен начар хис иткән мөселманнарга, башкаларга да чир йоктырмас өчен, мәчеткә йөрүдән тыелып торырга киңәш ителә.

Кырым Республикасында 1,9 миллион кеше яши, шулардан 300 мең чамасы кеше — мөселманнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100