Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кырымда лагерьдә агуланган 26 баланы хастаханәгә салганнар
Евпаториядәге «Каламитский бриз» балалар сәламәтләндерү лагерендә массакүләм агулану очрагы булган. Кырым Республикасы һәм Севастополь буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча, кискен эчәк инфекциясе йоктырган 26 баланы хастаханәгә салганнар. Бу хакта ТАСС яза.
Бу хәл 10 июльдә теркәлгән. 13 очрак авыручылар белән элемтәдә булганнарны медицина тикшерүе барышында ачыкланган.
Хәзер Роспотребнадзорның Евпартория шәһәре һәм Сакский районы буенча территориаль бүлеге бу хәлне эпидемиологик яктан тикшерә. Тикшерүнең максаты – авыруның сәбәбен һәм чыганагын ачыклау, шулай ук инфекциянең алга таба таралуын булдырмау.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз