news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда курорт җыемын 2018 елның 1 маеннан җыя башлыйлар

Җыем тәүлегенә 10 сум күләменнән булачак.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Кырым Дәүләт Советы чәршәмбе көнне республикада курорт җыемын 2018 елның 1 маеннан җыя башлау турында карар кабул итте, дип җиткерә ТАСС агентлыгы.

“2018 елның 1 маеннан 2022 елның 31 декабренә кадәр җиде муниципаль берләшмәдә курорт җыемын кертү тәкъдим ителә. Курорт җыемы ставкасы 1 майдан – 30 сентябрьгә кадәр – тәүлегенә 10 сум,  ә 1 гыйнвардан – 30 апрельгә һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр – ноль сум булачак", – дип җиткергән сессиядә Кырым парламенты башлыгы Владимир Константинов, канун проектын тәкъдим итеп.

Кырымда курорт җыемы алты шәһәрдә һәм бер районда: Алушта, Евпатория, Сака, Судак, Феодосия, Ялта һәм Кара диңгез районында эксперимент рәвешендә булачак.

Түләүдән гражданнарның 20ләп категориясе, шул исәптән 18 яшькә кадәргеләр һәм Кырым Республикасында яшәүчеләр азат ителә. Курорт җыемы тулы тәүлек өчен генә алына, килгән һәм киткән көннәр исәпкә алынмый.

2017 июлендә Дәүләт Думасы курорт җыемын кертү турында канун кабул итте.

Документта эксперимент режимында 2018-2022 елларда туристлардан Алтай, Краснодар, Ставрополь крайларында һәм Кырымда курорт инфраструктурасыннан файдаланган өчен җыем кертү күрсәтелә.

Кырым төбәкләрендә курорт җыемыннан елына 50 млн сум акча тупланырга мөмкин, диелгән республика курортлар һәм туризм министрлыгы мәгълүматларында. Җыелган акча әлеге төбәкләрнең туристик инфраструктурасын үстерүгә тотылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100