news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда курорт җыемы күләмен раслаганнар

1 майдан 30 сентябрьгә кадәр Кырымның кайбер шәһәрләрендә тәүлек өчен курорт җыемы күләме 10 сум булачак.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Кырым Республикасының санатор-курорт комплексы һәм туризмы буенча Дәүләт Советы комитеты ярымутрауда тәүлек өчен курорт җыемы күләмен раслаган. Төбәк кануны проектыннан күренгәнчә, ә ул комитетның чираттагы утырышында расланган, 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр Кырымның кайбер шәһәрләрендә тәүлегенә курорт җыемы күләме 10 сум күләмендә булачак. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

“Һәр елны 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр кунакханәдә яшәгән өчен тәүлегенә курорт җыемы – 10 сум. 1 октябрьдән 30 апрельгә кадәр җыем алынмаячак”, — дип белдергән комитет башлыгы Алексей Черняк.

Черняк аңлатуынча, курорт җыемы эксперимент кысаларында алты шәһәрдә һәм бер районда кертелә: Алуштада, Евпаториядә, Сакада, Судакта, Феодосиядә, Ялтада һәм Кара диңгез районында.

Түләүдән гражданнарның 20 категориясе, шул исәптән 18 яше тулмаганнар, шулай ук Кырым Республикасы халкы азат ителә. Курорт җыемы кунакханәдә тулы тәүлек өчен генә түләнә. Килгән һәм киткән көннәр керми”, — дип өстәгән комитет башлыгы сүзләрен ТАСС китергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100