news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырымда коры йөк ташучы судно ауган

Экипажның сигез кешесе коткарылган.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Шимбә иртән Кара диңгездә Кырым ярларыннан 40 чакрым ераклыкта Того флагы астында коры йөк ташучы "Anda" судносы ауган.

Бортта 9 кешедән торган экипаж – Сирия һәм Индия гражданнары булган. Судно 24 мең тонна бодай күчергән. Бу хакта ТАСС агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсеннән хәбәр иткәннәр.

"Anda" судносы давыл турындагы кисәтүгә карамастан Керчь шәһәреннән рейска чыккан. Һава торышы начараю сәбәпле һаләкәткә тарыган, дип әйтелә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, экипажның өч кешесен янәшә узып баручы судно кешеләре коткарган. Соңрак тагын 5 кеше коткарылган. Тагын бер кеше эзләнә.

Эшне Һава шартларының начар булуы да тоткарлый: коткару судносын да, Россия Гадәттән тыш хәлләр авиацисен дә җәлеп иттерергә мөмкинлек бирми”, – дип белдергәннәр идарәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot