news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырымда Корбан гаете көнне күмәк намазлар булмый

Кырым мөфтияте шулай ук җәмәгать урыннарында битлек кияргә, антисептиклар кулланырга һәм социаль дистанцияне үтәргә кирәклеген искәртә, массакүләм чаралар үткәрүдән баш тартырга һәм аларда катнашмаска чакыра.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Кырымда Корбан бәйрәме җәмәгать намазларыннан һәм кешеләр күпләп җыела торган бәйрәмнәрдән башка узачак, дип хәбәр итте төбәк мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

РИА Новости хәбәр итүенчә, Корбан гаете — мөселманнарның иң төп бәйрәмнәреннән берсе. Ул Ислам ай календаре буенча Зөлхиҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә һәм өч көн дәвам итә. 2021 елда ул 20 июльдә башлана.

«Яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлану очраклары кискен арту сәбәпле, Кырым мөфтияте Корбан бәйрәме кысаларында массакүләм чаралар үткәрүне чикли», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Кырым мөфтие Әмирали Әбләев иллегә кадәр кеше булганда, балалар өчен мәчет ишегалларында бәйрәм программалары уздыру, бүләкләр тапшыру рөхсәт ителүен әйтте.

Кырым мөфтияте шулай ук җәмәгать урыннарында битлек кияргә, антисептиклар кулланырга һәм социаль дистанцияне үтәргә кирәклеген искәртә, массакүләм чаралар үткәрүдән баш тартырга һәм аларда катнашмаска чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot