news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда Корбан бәйрәме уңаеннан төрле чаралар үтәчәк

Корбан бәйрәме Кырымда 12нән 15 сентябрьгә кадәр үтә.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Кырымда мөселманнар Корбан бәйрәмен өч көн -  12нән 15 сентябрьгә кадәр үткәрәчәк, дип хәбәр итә Кырым мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән.

"12 сентябрьдә, бәйрәмнең беренче көнендә, Кырым мәчетләрендә имамнар вәгазь укыячак, килгән халыкны бәйрәм белән котлаячак. Традициягә кергән күмәк намаз 7сәгать 9 минутта башлана. Симферопольдә мәчетләрдән тыш, бәйрәм намазы Киевская 115 адресы буенча Профсоюзлар мәдәният сараенда да узачак. Биредә вәгазьне Кырым мөселманнары лидеры хаҗи Эмирали Аблаев сөйләячәк һәм намазны да ул үткәрәчәк", — дип әйтелгән хәбәрдә.

Ике көн үткәннән соң Симферопольдә бәйрәм концерты оештырылачак. Биредә Кырым татарлары артистлары һәм иҗади коллективлар чыгыш ясар дип көтелә. Кунакларны бәйрәм ярминкәләре, осталык дәресләре һәм аттракционнар да көтә. Ял чаралары бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100