Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кырымда композитор Александр Спендиаровның 135 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
Кырымда композитор Александр Спендиаровның 135 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
(Симферополь, 24 ноябрь,«Татар-информ», Диләвәр Османов). Кичә Кырым инженерлык-педагогия университетында кырым әрмән композиторы Александр Спендиаровның тууына 135 ел тулу уңаеннан фәнни конференция булып узды. А.Спендиаров беренчеләрдән булып үзенең әсәрләрендә кырымтатар халык музыкасы үрнәкләрен кулланган композитор. Бу изге гамәл аңа музыка дөньясында зур казанышка һәм кырым татарларының олы рәхмәтенә китерде. Кырымтатар музыкасы җирлегендә аның «Кырым эскизлары», «Өч пальма» һ.б. симфоник әсәрләре язылган.
Конференциядә университет доценты, проректор Искәндәр Люманов, кырым-әрмән җәмгыяте рәисе Азат Григорян һәм институт студентлары композиторның тормышы һәм иҗаты турында чыгышлар ясадылар. Әрмән җәмгыяте рәисе Азат Григорян белдерүенчә, А.Спендиаровның иҗаты Кырым рухы белән сугарылган. А.Спендиаров башта музыка язып, аңа сүзләр килештергән сирәк композиторларның берсе. Кичәдә Григорян әрмән теле – төрки телләре, аерым алганда кырымтатар теленә бик якын, диде.
«Кырым эскизлары» кырым татарларын Кырымнан депортацияләгәннән соң, кая да булса ишетү кыен иде, башкарылган тәкъдирдә дә, аның кырымтатар җыры икәнлеге искә алынмады. Шулай итеп совет режимы кырым татарларыныкы булган һәрнәрсәне тарихтан сызып ташларга маташты. А.Спендиаровның казанышы шунда ки, ул кырымтатар музыкасын симфониягә салып, аны саклап калырга булышты һәм аны үлмәс итте.
1924 елда А.Спендиаров Совет Әрмәнстаны чакыруы буенча Кырымнан Ереванга китте һәм гомеренең соңгы көненә кадәр беренче әрмән операсы «Алмаст» өстендә эшләде, Әрмәнстанның опера театрын төзеде. А.Спендиаров үзенең исемен йөрткән опера һәм балет театры мәйданында күмелгән. Мондый хөрмәт, хәтта, бик танылган әрмән композиторы, үзенең барлык музыкаль мирасын Әрмәнстанга мирас итеп калдырган һәм А.Спендиаров кебек үк театр мәйданына күмелергә теләгән Арам Хачатурянга да тимәде.
Кырым инженерлык-педагогия университетында үткән конференция А.Спендиаров әсәрләреннән төзелгән концерт программасы белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз