news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда ислам бизнесы буенча Татарстан тәҗрибәсен кулланырга планлаштыралар

Татарстан эшмәкәрләре бизнес-миссия белән ярымутрауга барачак.

Кырымда ислам бизнесы буенча Татарстан тәҗрибәсен кулланырга планлаштыралар
apmrf.ru

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты Кырымда мөселман эшкуарлар ассоциациясенең Татарстанда гамәлгә ашырылган тәҗрибәсен кулланырга планлаштыра. Бу хакта Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе башлыгы Айдар Шаһимәрданов белән очрашуда комитет рәисе урынбасары, Кырымда һәм Севастопольдә РФ дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруны законнар белән тәэмин итү буенча комитет рәисе Руслан Бальбек сөйләде.

«Күп еллар эчендә Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе Россиянең иң зур һәм абруйлы ислам бизнес-бергәлеге булуын исбатлады. Оешма үзенең реаль эшләре белән эшкуарлык даирәсендә генә түгел, дәүләтнең дә ихтирамын казанды. Татарстан Республикасында уңышлы кулланылган РФ Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе тәҗрибәсен без Кырымда да тулысынча гамәлгә ашырырга телибез”, - диде Бальбек.

Аның сүзләренчә, төбәктә ислам нормаларына юнәлеш тоткан һәм хәләл җитештерүгә инвестицияләр кертергә әзер булган бизнесменнар кирәк.

«Кырым һәм Идел буе татарларын күпгасырлык тарих, дин бердәмлеге, тел һәм мәдәниятнең охшашлыгы бәйли», - диде Айдар Шаһимәрданов. Ул комитет ярдәме белән Кырым һәм Россиянең башка төбәкләре эшмәкәрләре арасында тыгыз бизнес-элемтәләр урнаштырырга мөмкин булыр, дип ышаныч белдерде.

Алар Татарстаннан Кырымга эшмәкәрләр һәм предприятиеләрнең бизнес-миссиясен оештырырга, шулай ук Кырымда ислам бизнесын үстерү буенча юл картасын эшләргә килештеләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100