news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда “Ирфан” беренче ислам интернет-радиосы ачылды

Симферопольдә Кырым мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Ирфан” беренче ислам интернет-радиосы презентациясе булып узды.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Симферопольдә Кырым мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Ирфан” беренче ислам интернет-радиосы презентациясе булып узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кырым өчен ислам радиосы - яңалык. Оештыручылар фикеренчә, ул үз тыңлаучысын һәм интернет-тапшыру челтәрендә үз урынын табачак.

“ИРФАН” радиосы Ислам дине һәм мөселманнарның яшәү рәвеше турында сөйли. Радио программасында 50ләп тапшыру бар, алар рус һәм Кырым татарлары телендә трансляцияләнә. Перспективада җомга намазларын һәм вәгазь укуларны һәм башка дини чараларны турыдан-туры тоташтыру планлаштырыла.

Шулай ук мөселман дөньясы яңалыклары, актуаль мәгълүматлар, дини тормыш һәм пәйгамбәрләр турында тапшырулар эшләнәчәк. Биредә кырым татарлары турында тапшырулар, гарәп һәм инглиз телләре буенча дәресләр алып бару да каралган. “Ирфан” интернет-радиосы фән-техника өлкәсендәге кызыклы фактлар, шулай ук кызыклы сәяхәтләр турында да җиткереп барачак. Тагын радио аша психологлар киңәшләре, балаларга әкиятләр, дини хикәятләр дә җиткереләчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100