Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кырымда йөк машинасы рейс автобусы белән бәрелешкән - биш кеше һәлак булган
Кырымда Симферополь аэропорты янындагы трассада рейс автобусы йөк автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә биш кеше һәлак булган, тагын 13 кеше җәрәхәтләр алган, дип яза ТАСС гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән.
Автобуста барлыгы 32 кеше булган.
Хәзер урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре, медиклар эшли. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Төбәк прокуратурасы юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрүне контрольдә тота.
Җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз