Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кырымда хөкүмәт органнарына кандидатлар күрсәтелә
Кырымда хөкүмәт органнарына кандидатлар күрсәтелә
(Симферополь, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Украинада сайлаулар үтеп, Виктор Ющенко Президент вазифасына керешкәч, Киевта һәм республиканың башка төбәкләрендә хөкүмәт структураларына кандидатлар күрсәтелә башлады. Шуңа тәңгәл эш В.Ющенконың Кырымдагы сайлау штабында да башланды. Анда Координацияләү Шурасы төзелде һәм аның составына Кырым татар-башкорт федерациясе рәисе Марат Мәсәлимов та керде.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Украинадагы үз хәбәрчесенә М.Мәсәлимов белдерүенчә, Кырымның татар-башкорт Федерациясе сайлаулар вакытында В.Ющенко кандидатурасын яклаган. “Без югары органнарга Федерация исеменнән 7 кешене тәкъдим итәбез. Алар арасында эшкуарлар, дәүләт эшлеклеләре һәм хокук белгечләре булган милләттәшләребез бар, - ди М.Мәсәлимов. - Ләкин тәкъдимнәрне тормышка ашырып булырмы-юкмы, билгесез. Чөнки Координацияләү Шурасына кергән һәр сәяси көч үз кандидатураларын үткәрергә тырышачак,” – дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз