news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырымда "Файдалы гыйлем" үзәгендәге курсларда укучыларга Коръән китаплары тапшырганнар

Укучылар дүрт ай дәвамында гарәп әлифбасын өйрәнгән.

Кырымда "Файдалы гыйлем" үзәгендәге курсларда укучыларга Коръән китаплары тапшырганнар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 1 гыйнвар, “Татар-информ”). Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең “Файдалы гыйлем” мәдәни-мәгърифәтчелек үзәгендә әлифба өйрәнү курслары укучыларына Коръән китаплары бирделәр. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

4 ай дәвамында курсларда укыган 18 кеше гарәп әлифбасын өйрәнгән һәм мөселманнарның изге китабын укырга керешкән. Чарада барлык кагыйдәләр буенча Коръән укып күрсәткәннәр.

"Катнашучыларга Коръән укырга өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Курсларга йөргән укучылар шигырьләр сөйләделәр һәм укытучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр", диелгән әлеге хәбәрдә..

news_right_1
news_right_2
news_bot