news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда эсселек сәбәпле электр энергиясен куллану чиктән тыш арткан

Киеренке хәлне чишү максатыннан республикада электр энергиясен вакытлыча туктатып тору графигы эшләнгән.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Кырымда чиктән тыш электр куллана башлаганнар, бу вакытлыча аны туктатып торуга китерергә мөмкин. Туктату графигы инде әзер, дип яза “Известия”. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чарасы Россия Энергетика министрлыгына сылтама биреп хәбәр итә.

Ярымутрауда урнашкан артык югары температура электр энергиясе куллануны тарихи максимумга, ягъни 1,25 мең МВтка кадәр җиткергән. Соңгы тапкыр мондый хәл 2012 елда була. Тик ул чакта 1,18 МВт кулланылган, ягъни быелгы күрсәткечтән 6 процентка азрак.

"Крымэнерго" компаниясе республика хөкүмәтенең Ягулык һәм энергетика министрлыгы белән берлектә вакытлыча электр энергиясен сүндереп тору графигын әзерләгән. Әлеге чара республикадагы хәлне стабильләштерү өчен кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100