news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырымда "Ерак авылларда ифтар" чарасы оештыралар

Ифтарны Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә Кырымның “Бәллүр” мөселман хатын-кызлар оешмасы уздыра.

Кырымда "Ерак авылларда ифтар" чарасы оештыралар
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Кырымда республиканың ерактарак урнашкан авылларында хәйрия чарасы - "Ерак авылларда ифтар" уздыруга әзерлек бара. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Ерак авылларда ифтар" чарасын Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә Кырымның “Бәллүр” мөселман хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы гамәлгә ашыра. 

19 майда беренче ифтар Киров районының Синицино авылында янәшәдә урнашкан зур булмаган өч авыл халкы өчен уздырыла.

Икенче ифтарны 20 майда Белогорски районының Черемисовка авылындагы төзекләндерелгән мәчеттә уздырырга җыеналар.

Ифтар вакытында балалар өчен кыска гына уеннар оештыру, бүләкләр бирү каралган. Өлкәннәргә Рамазан аеның кыйммәтләре турында вәгазь сөйләячәкләр.

Хәйрия ифтары уздыруга гаризалар Кырымның төрле ерак авылларыннан килеп тора, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot