news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда, диверсияләргә бәйле рәвештә, өч җинаять эше кузгатылды

«Диверсия» маддәсе буенча тикшерү үткәрелә.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Кырымда газүткәргечләр һәм электр тапшыру линияләренә зыян китерүгә бәйле рәвештә өч җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Диверсия» маддәсе буенча тикшерү үткәрелә.

Шунысын да искәртик: бу атнада Кырымда ике газүткәргечкә зыян китерәләр. Шуның нәтиҗәсендә берничә торак пунктта газ белән тәэмин итүдә тоткарлыклар килеп туа.

Агентлык мәгълүматлары буенча, «Кырымэнерго»да шулай ук Алушта һәм ярымутрауның көньяк яр буен электр уты белән тәэмин итә торган ике электр тапшыру линиясенә зыян килүе турында хәбәр иттеләр.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100