news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда быелгы курорт сезонында туристлар агымы 25 процентка үскән

Кырымда ел башыннан октябрь уртасына кадәр санаганда, 5 миллион турист ял иткән дип хәбәр итә җирле хакимият.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ") Кырымда быелгы курорт сезонында туристлар агымы 25 процентка үскән дип хәбәр итте җирле хакимият, дип яза Interfax.ru. Ел башыннан октябрь уртасына кадәр санаганда, Кырымга 5 миллион турист килеп киткән, үткән ел – 4,6 миллион кеше.

Җирле хакимият Украинадан килүче туристлар да 2,2 тапкырга артуын искәртә: ел башыннан 864 мең кеше ял иткән. Бигрәк тә Ялта, Алушта һәм Евпатория якларын Россия халкы җәй көне ял урыны итеп сайлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100