news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда борынгы "Сәет-Саттар" мәчете торгызылды

Симферопольдәге борынгы "Сәет-Саттар" мәчет комплексы тулысынча торгызылган, аның мәдрәсәсе дә бар.

 (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Симферопольдәге борынгы "Сәет-Саттар" мәчет комплексы тулысынча торгызылды, аның мәдрәсәсе дә бар, дип хәбәр итә РИА “Новости” Кырым хөкүмәте вице-премьеры Руслан Бальбек сүзләренә сылтама белән.

Мәчет тантаналы рәвештә мөселманнарның Корбан бәйрәменә туры китереп ачылган.

"Сәет-Саттар" мәчете1850 елны төзелгән була. Совет хөкүмәте вакытында ул ябылган һәм хуҗалык бинасы максатларында кулланылган. Мәчеткә зурлап реставрация үткәрү 2014 елда башланган була.

"Яңа мәчет элеккегесенең барлык архитектура үзенчәлекләрен саклап салынды. Кырым мөселманнары ун еллап инде әлеге мәчетне торгызырга тырыштылар. Әмма Украина хөкүмәте ягыннан яклау булмады, каршылыклар чыга торды. Бары тик Кырым Россиянеке булгач кына кыска вакыт эчендә барлык килешүләр үтелде, төзелешне башлар өчен рөхсәт бирүче документлар әзерләнде", — дигән Бальбек.

Аның сүзләренчә, мәчет комплексында шулай ук дини уку йорты булган мәдрәсә дә төзелгән.

"Россия Кырымында бу беренче мәдрәсә. Тарихи вакыйга бу. Мәдрәсәне тәмамлаучылар "теолог" белгечлеге буенча дәүләт үрнәгендәге диплом алачаклар. Әлеге диплом белән дини өлкәдә генә түгел, гражданлык һөнәрендә дә урын табачаклар", — дип билгеләп үткән вице-премьер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100