news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда бер төн эчендә пилотсыз биш аппарат бәреп төшерелгән

Кырымда һавадан янаган куркынычтан саклану (ПВО) системалары төнлә пилотсыз оча торган биш аппартны (БПЛА) бәреп төшергән, тагын дүрт дрон радиоэлектрон көрәш чаралары белән сүндерелгән һәм җиргә төшерелгән. Төнге һөҗүмнән бер кеше дә зыян күрмәгән. Бу хакта республика башлыгы Сергей Аксенов Телеграмдагы каналында хәбәр итте.

«Пилотсыз оча торган бер аппарат килеп төшү нәтиҗәсендә Джанкое шәһәрендә шәхси секторда өч йортның һәм ике автомобильнең пыялалары ватылган», – дип сөйләде җитәкче.

Аның сүзләренчә, шәхси йорт территориясендә бер дрон табылган, ул шартламаган. Аннан миналарны алганда, 50 кешене вакытлыча урнаштыру пунктына эвакуацияләнгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100