news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда Азнакай районында ясалган модульле фельдшер-акушерлык пунктлары сафка бастырылды

Севастопольдә Азнакай “Нефтемаш” заводы ясаган өч фельдшер-акушерлык пункты төзелде, тиздән тагын ике шундый ук модульле ФАП бинасы пәйда булачак.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ”). Кырымның Севастополь шәһәрендә Татарстанның Азнакай “Нефтемаш” заводы ясаган өч фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылды. Севастополь хакимияте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2016 елда җирле хакимият яңа биш ФАП корып кую турында Казанның “Аптека 301 җитештерү-сәүдә оешмасы” җаваплыгы чикле җәмгыяте белән килешү төзегән булган. Нәтиҗәдә, алар, Татарстандагы кебек модульле ФАП биналарын, Дальнее, Вишневое, Хмельницкое авылларында төзеп куйган.

Һәр ФАП ның гомуми мәйданы 95 квадрат метрны тәшкил итә. Шәһәрнең үзәктән ерак урнашкан районнарында төзелгән бу ФАП лар 2017 елның язында, бөтен коммуникацияләр тоташтырылгач, тирә-як территориясе төзекләндерелгәч эшли башлаячак. ФАП лар заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән, биредә даруханә дә эшләячәк. Тиздән тагын ике шундый ук модульле ФАП бинасы Тыловое һәм Золотая Балка авылларында төзеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100