news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда 2018 елга пляжлар санын 500гә җиткерергә ниятлиләр

Узган ел Кырымда 367 пляж эшләгән.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Кырым Республикасы 2018 елга җиһазландырылган пляжлар санын, 2016 ел белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә арттырып, 500гә җиткерергә ниятли. Бу хакта журналистларга төбәкнең курорт һәм туризм министры Сергей Стрельбицкий хәбәр итте, дип яза ТАСС агентлыгы.

"Узган ел бездә 367 пляж эшләде. Хәзер алар – 470. Ел ахырына кадәр пляж арендасы буенча берничә бәйге үткәрелер һәм аларның саны 500гә җитәр дип уйлыйм", – диде министр. Аның сүзләренчә, быелгы сезон узган елгыдан җиһазландырылган пляжлар саны арту белән аерылып тора.

Шулай ук ул Кырымда ел башыннан 750 мең турист булганлыгын хәбәр итте. Элегрәк Кырымга юлламаларны бронь белән алу бик актив бармаган.

“Июнь һәм июльдә хәл тамырдан үзгәрер дип өметләнәбез. Бүген Төркия курорт сезонына үз бәяләрен игълан итте һәм алар Кырымга караганда күпкә югары”, – дип белдерде Стрельбицкий.

Кырымда пляжлар дәвалану, балалар өчен һәм гомуми төргә бүленә.

2016 елда Кырымда 5,6 миллионлап, ә 2015 елда – 4,6 миллион чамасы кеше ял иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100