news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым татары: Татарлар белән мөнәсәбәтләр өзелүгә тарихи вакыйгалар сәбәпче

Ышылай Ышыкташ Сава фикеренчә, Кырым татарлары «Тәрҗеман» газетасы нәшер ителгәндә татарлар турында күбрәк белгән.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Анкараның Хаҗы Байрам университеты аспиранты Ышылай Ышыкташ Сава Кырым татарлары белән татар халкы арасында мөнәсәбәтләрең өзелүенә XX гасырда булган тарихи вакыйгалар сәбәпче дип саный. Бу фикерен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

XX гасырда татарлар белән мөнәсәбәтләр якынрак иде, ләкин моңа тарихи вакыйгалар сәбәпче. Кырым татарлары татар шагыйре Тукайны белә. Шакир Сәлим дигән Кырым татары шагыйре бар иде, ул Тукайның шигырьләрен кырымтатар теленә тәрҗемә итте. Һәмди Гирайбай шигырьләрен Тукайга багышлап яза. Ул аның белән таныш булмаган, 1938 елда аны, Сталинның карары белән, халык дошманы дип гаепләп, үтерәләр», — диде ул.

Ышылай сүзләренчә, XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында Исмәгыйль Гаспралы нәшер иткән «Тәрҗеман» газетасы дәверендә Кырым татарлары татар халкы турында күбрәк белгән. «Кырым татарлары да Тукайны белә, Кырым татарларының әдәбиятында да Тукай һәм Казан татарлары шагыйрьләре турында мәгълүмат бар», — дип сөйләде ул.

Ышылай Төркиядәге Гази университетының хәзерге телләр факультетында Казан татарлары һәм башкорт телендә укыганын әйтте. «Университетта хәзерге татар телендә шагыйрьләр һәм әдәби әсәрләр укытыла. Татар әдәбияты дәресләрендә Тукайның „Исемдә калганнар“ын укыдык. Без Тукай һәм башка татар шагыйрьләренә рәхмәтле, аларның урыны җәннәттә булсын дип әйтәбез», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100