news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым татарларының җир таләп иткән Алушта төркеме һич тә тынычлана алмый

Кырым татарларының җир таләп иткән Алушта төркеме һич тә тынычлана алмый

(Симферополь, 30 март, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кырым татарларының ничә еллар буена хөкүмәттән җир даулаган Алушта төркеме кичә Симферопольнең үзәк мәйданына урнашкан Министрлар Советы каршында 15 каршылык палаткасы төзеп куйды. Аларның исәпләре хөкүмәт җир бүлеп биргәнче моннан китмәскә. Яңадан бу адымга әле күптән түгел генә җир проблемасы буенча билгеләп куелган комиссиянең Алуштага барып та, анда бу мәсьәләдә авыл һәм бистә советларының үз биләмәләрендәге җирне бүлеп бирүгә каршы килүләре аркасында нәтиҗәсез әйләнеп кайтуы сәбәпче булган.

Пикетка чыккан Кырым татарларының “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерүенә караганда, соңгы 10 ел эчендә Алуштада Кырым татарларына бер генә участок җир дә бирелмәгән. Тик авылда яшәүчеләр генә 20 участок җиргә ия булган. Пикетчылар якын араларда Кырымга визит ясаячак Украина Премьер-министры Юлия Тимошенко белән дә күрешеп сөйләшергә ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100