news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырым татарларының футбол буенча җыелма командасы халыкара турнир финалына чыкты

Кырым татарларының футбол буенча җыелма командасы халыкара турнир финалына чыкты

(Симферополь, 24 ноябрь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кичә кырым татарларының футбол буенча җыелма командасы, ярымфиналдагы өстәмә вакытта Кыргызстан командасын 3:2 хисабына җиңеп, ELF Cup халыкара турниры финалына чыкты.

Финал уеннарында Кырым командасы футбол кыры хуңалары – Кипр командасына каршы торачак. Ләкин Ататюрк исемендәге стадионда үтәчәк матч, нинди генә нәтиҗәләр белән тәмамланса да, кырымтатар футболчыларының халыкара аренадагы беренче чыгышлары бик тә уңышлы булды дип санарга җирлек бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot