news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым татарлары телендә балалар өчен дини шигырьләр китабы чыкты

Дүрт юллык шигырьләрдә дини һәм рухи кыйммәтләрне саклау идеясе салынган.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Кырым татарлары телендә балалар өчен “Бисмиллях” шигырьләр китабы дөнья күрде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Китапның авторы, кырым татар язучысы Әминә Асанова әйткәнчә, дүрт юллык шигырьләрдә дини һәм рухи кыйммәтләрне саклау идеясе салынган.

“Хәзерге вакыттта балага гомер юлында кирәк булачак әхлакый сыйфатларны сеңдерергә кирәк. Бабаларыбыз безгә искиткеч йолалар һәм дини традицияләр калдырган. Безнең бурыч аларны яшь буынга ирештерү”, - дигән Әминә Асанова.

Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә дөнья күргән китап ун биттән тора, каты тышлыкта, автор рәсемнәре белән бизәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100