news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым татарлары сайлаулар вакытында ясалма изоляциядә калырга мөмкин - С.Аксенов

14 сентябрьдә, без ярты ел элек Бөтенкырым референдумында үзебезне күрсәткәнчә, кырымлылар бердәм булырга тиеш, дип ассызыклады ул

  (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Кырым татарлары 14 сентябрьдә республика Дәүләт Советына һәм хакимиятнең җирле органнарына сайлауларга битараф булсалар, “ясалма изоляция”дә калырга мөмкин. Бу хакта Симферопольда кырым татарлары җәмгыяте конференциясендә Кырым Республикасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Аксенов белдерде, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

"Хакимият органнарында сезнең вәкилләр милли проблемаларны нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге бирә, - диде Аксенов. – 14 сентябрьдә, без ярты ел элек Бөтенкырым референдумында үзебезне күрсәткәнчә, кырымлылар бердәм булырга тиеш. Бу Кырым һәм Россиянең дуслары булмаучыларга тиешле җавап булачак”. Аксенов шулай ук кырым татарларының күбесе Кырымның киләчәге өчен гражданлык җаваплылыгын тоярлар, дип ышануын белдерде.

Кырым татарлары мәҗлесенең элеккеге лидерлары Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаров кырым татарларын 14 сентябрь сайлауларына каршылык белдерергә чакырдылар. Аксенов сүзләренә караганда, сайлаулардан соң республика Дәүләт Советы сизелерлек яңарачак. Кырымда депутатлыкка 150 чамасы кырымтатары дәгъва белдерә.

Бөтенкырым конференциясендә катнашучылар аерым сәясәтчеләрнең 14 сентябрьдә республика Дәүләт Советына һәм хакимиятнең җирле органнарына сайлауларына каршылык белдерергә чакыруларны кире кактылар.

“Аларның республика Дәүләт Советына һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына сайлауларга каршылык белдерергә чакырулары аңлашылмый, - диелгән конференциядә катнашучылар кабул иткән мөрәҗәгатьтә. – Бу, әлбәттә, кырым татарларына карарлар кабул итүдә катнашырга, шул исәптә бюджет акчаларын билгеләүдә катнашу мөмкинлеге бирмәячәк”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100