news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырым татарлары сөргене башланган көн

1989 елда сөрген СССР Югары Шурасы тарафыннан тәнкыйтьләнде һәм канунсыз булып танылды

 (Казан, 18 май, "Татар-информ"). 1944 елның 18 мае тарихка Кырым татарларының депортациясе көне буларак керде. Кырым татарлары сөргене яки Кырым татарлары депортациясе (tat. lat. Qırım tatarları sörgene) — 1944 елның 18-20 маенда СССР эчке эшләре буенча халык комиссариаты тарафыннан Кырымнан татарларны сөргенгә җибәрү. Депортациянең рәсми сәбәбе — Кырым татарларының коллаборацион хәрәкәттә катнашу, ягъни Бөек Ватан сугышы вакытында нацист Алманиягә ярдәм итү.

193865 Кырым татары сөргенгә җибәрелгән санала, 151136 - Үзбәк ССРга, 8597 - Мари АССРга, 4286 - Казакъ ССРга, 29846 - РСФСРның төрле төбәкләренә (алар күбесенчә хәзер инде Россия составында булган Кырымда, шулай ук якын Украина районнарында, Төркиядә, Үзбәкстанда, Румыниядә, Болгариядә яшиләр).

Партия документлары буенча сөргенлеккә җибәрәлгән 194 мең кырым татарының 52%ы бала, 32%ы хатын, 15%ы өлкән яшьтәге кеше булган. Чичән тарихчысы Абдурахман Авторханов исә 423 мең Кырым татары сөрген ителде, алардан 188 меңе һәлак булды, дип исәпли. Сөргенлектә Кырым татарларының паспортлары тотып алынган. Аның урынына махсус бланклар бирелгән.

1989 елда сөрген СССР Югары Шурасы тарафыннан тәнкыйтьләнде һәм канунсыз булып танылды.

Кырым татарларының көчләүле сөргенлеге фаҗигасенә Судак шәһәрендә һәйкәл куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot